Search results
- Аңа укытучылык таланты тумыштан, кан белән бирелгән. // Source: http://kiziltan.ru/
- Ул үткәргән инглиз теле дәресләре күңелле уенны, мәгънәле очрашуларны хәтерләтә. // Source: http://kiziltan.ru/
- Аның укучылары 45 минут узганын сизми, алар дәрестән ялыкмый, укытучы үзе генә белгән юллар белән аларга фән нигезләрен сала. // Source: http://kiziltan.ru/
- Шуңа да ул укыткан сыйныфларда ел саен 4 - 5 бала чит телдән дәүләт имтиханына әзерләнә. // Source: http://kiziltan.ru/
- ә репетиторлыкка укытучы үзе алынса — укучы өчен олы бәхет. // Source: http://kiziltan.ru/
- ә шулай да чир үзенекен итә шул. // Source: http://kiziltan.ru/
- Гөбе кебек шешкән аяклар организмны да таушалдыра. // Source: http://kiziltan.ru/
- табибларга йөреп-йөреп тә файда булмау укытучыны тәмам йөдәтә. // Source: http://kiziltan.ru/
- Аңа берничә ел элек германиядә мондый чирне зур акчага дәвалыйлар икән, диләр. // Source: http://kiziltan.ru/
- Ләкин Резеда мозафарова үзенең эчке сиземләве белән андый адымнар ясарга әле вакыт әитмәгәнен аңлый. // Source: http://kiziltan.ru/